- җылы
- I. и. 1. Кояш нурларыннан, әйбер янудан, химик реакция вакытында һ. б. аерылып чыккан энергия, үз тирәсендәге һавага таралган җылылык. Һава торышының чагыштырмача җылы вакыты җылылар башлану 2. Җылылык (1) 3. Җылылык (2) , җылы булу дәрәҗәсе 4. Җылы урын песи җылыга кереп яткан 5. Тере организмда матдәләр алмашы вакытында барлыкка килгән энергия, тәннең уртача температурасы тән җылысы 6. күч. Башкаларга карата булган наз, яхшы мөнәсәбәт, үз итү хисләре тур. 7. күч. Нәр. б. дәрт, рух биреп торучы көче дуслык җылысы. II. ҖЫЛЫ – с. 1. Җылылык (1) энергиясе бирә торган. Кояшта яки утта торып температурасы күтәрелгән, җылытылган. Туңдырмый торган, суык булмаган (һава торышы тур.) 2. Салкыннан саклый, салкынны үткәрми торган (кием тур.) 3. Ягып җылытылган, салкын көннәрдә дә суынмый торган җ. вагон. Ягып кыздырылганнан соң суынып бетмәгән җ. мич 4. Үзеннән җылылык бәреп торган, кайнар (тән тур.) 5. күч. Дуслык, ихлас күңеллелек, үз итү сизелеп торган. рәв. Үз итеп, чын күңелдән җылы күрешү. ҖЫЛЫ КАНЛЫЛАР – Тән җылылыгы һәрвакыт чагыштырмача югары һәм бер дәрәҗәлә булган тереклек ияләре. ҖЫЛЫ ЯК – Көньяк
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.